1962 ел
Внешний вид
(1962 битеннән юнәлтелде)
Еллар |
---|
1958 · 1959 · 1960 · 1961 — 1962 — 1963 · 1964 · 1965 · 1966 |
Унъеллык |
1940-еллар · 1950-еллар — 1960-еллар — 1970-еллар · 1980-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1962 (бер мең тугыз йөз алтмыш икенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1962 елы, II меңьеллыкның 962 елы, XX гасырның 62 елы, XX гасырның 7 унъеллыгының 2 елы, 1960 елларның 3 елы. 1962 елдан бирле 62 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 14 гыйнвар — Әлмәт районы җирләрендә башланган Дружба нефтьүткәргече сафка баса.
- 8 май — Бөекбритания башкаласында соңгы троллейбуслар йөрүдән туктый.
- 3 июль — Франция Алжирның бәйсезлеген игълан итә.
- 12 июль — «Rolling Stones» рок-төркеменең беренче концерты уза.
- 4 август — апартеидка каршы чыккан Нельсон Мандела төрмәгә утыртыла. Анда ул 28 ел үткәрәчәк, аннары КАҖ-ның президенты булып сайланачак.
- 17 октябрь — Инглиз «Битлз» төркемнең беренче телевизион чыгышы.
- 20 ноябрь — Кариб кризисы тәмамлана.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1962 елда туганнар
- 2 гыйнвар — Рәмзия Фәйзуллина, «Әкият» курчак театры актрисасы, ТР халык артисты.
- 22 гыйнвар — Даян Әхмәт, театр һәм кино режиссеры (Эстония).
- 23 гыйнвар — Ркаил Зәйдулла, татар язучысы.
- 31 гыйнвар — Алексей Миллер, «Газпром» идарәчесе.
- 17 март — Рөстәм Тарико, «Русский Стандарт банкы» ЯАҖ директорлар шурасы рәисе.
- 27 март — Рафаэль Газимов, спортчы (гандбол), тренер.
- 2 апрель — Ләис Зөлкарнәев, татар шагыйре.
- 12 апрель — Наилә Фатехова, татар җырчысы.
- 20 май — Александр Дедюшко, рус актеры.
- 21 май — Фәрит Бикчәнтәев, режиссер.
- 21 июнь — Виктор Цой, рус җырчысы.
- 3 июль — Том Круз, АКШ актеры.
- 6 июль — Әлфинә Сибгатуллина, филология фәннәре докторы, профессор.
- 11 август — Илсур Сафин, җырчы (баритон), ТР халык артисты.
- 16 август — Рамил Чурагулов, татар шагыйре, популяр җырлар текстлары авторы.
- 11 октябрь — Габделфәт Сафин, татар җырчысы.
- 17 октябрь — Лидия Әхмәтова, татар җырчысы.
- 16 ноябрь — Нәфкать Нигъмәтуллин, татар җырчысы.
- 19 ноябрь — Җоди Фостер, АКШ кино актрисасы һәм режиссеры.
- 8 декабрь — Наил Мөхәммәдьяров, штангачы.
- Михаэль Фридерих, төрки телләр белгече, Г. Тукай иҗатын өйрәнүче алман галиме.
- 23 декабрь — Дамир Динниулов, эчке хезмәт генерал-майоры, Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе (2018 елдан).
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1962 елда вафатлар
- 6 гыйнвар — Мәрзия Давытова, совет актрисасы, ССРБ-ның халык артисты.
- 28 гыйнвар — Кәрим Әмири, татар язучысы, драматург.
- 30 март — Владимир Шамов, табиб-хирург, академик, медицина хезмәте генерал-лейтенанты.
- 24 апрель — Анатолий Мариенгоф, рус шагыйре, драматург, прозаик.
- 18 июнь — Алексей Антонов, армия генералы.
- 6 сентябрь — Ганс Эйслер, алман композиторы, дирижер.
- 1 ноябрь — Борис Шульгин, Советлар Берлеге каһарманы.
- 28 ноябрь — Вилһелмина, Нидерландлар патшабикәсе (1890-1948 елларда).
- 14 декабрь — Рәшит Ваһапов, татар җырчысы, Татарстанның халык артисты.