Имам әт-Тирмизи
әт-Тирмизи | |
---|---|
Туган телдә исем | Мөхәммәд ибн Гайсә әт-Тирмизи |
Туган | 824 ел (һ. 209) Тирмиз, Үзбәкстан |
Үлгән | 892 ел (һ. 279) Тирмез, Саманидское государство[d] |
Ватандашлыгы | Габбасиләр хәлифәлеге[d] |
Һөнәре | имам, мөхәддис |
Имам әт-Тирмизи (гарәп. الترمذي; һ. 209, 824 — һ. 279, 892)- танылган хәдисләр белгече, имам. Тулы исеме: Әбу Гайсә Мөхәммәд ибн Гайсә әт-Тирмизи.
Имам һ. 209(824) елда Амудәрья елгасының уң ярындагы, Әфганстанның төньяк чикләреннән ерак түгел булган Тирмиз шәһәрендә туа. Әлеге шәһәр Трансоксаниядә урнашкан була.
Мөхәммәд ибн Гайсә башлангыч белемне Хорасан шәһәрендә ала. Аның укытучылары арасында әл-Бухари белән Мөслим дә булалар.
Әт-Тирмизи "әл-Җәмиг" исемлек хәдисләр җыентыгын төзи. Әлеге җыентык соңрак "Сүнән әт-Тирмизи" исеме ала. Әлеге җыентык имам исән вакытта ук абруй казана. Аны Хиҗаз, Гыйрак һәм Хорасан галимнәре уңай яктан бәялиләр. Әлеге хезмәт алты иң авторитетлы җыентыкларның берсе.
Әт-Тирмизи хәдисләр эзләп күп сәяхәт иткән, Әхмәд ибн Хәнбәл, Әбу Дәвыд кебек галимнәр белән очрашкан. Имам бик яхшы хәтере һәм тәкъвалыгы белән аерылып торган. Гомеренең соңгы елларында, тәкъвалыктан күп елау сәбәпле, Тирмизи сукырая, ләкин хәдисләр эзләп сәяхәт итүдән туктамый. Ул "Сүнән"не сукыр килеш тәмамлый.
Тирмизи һ. 279(892) елның 13 рәҗәбендә 70 яшендә вафат була.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Имам ат-Тирмизи (урысча) 2011 елның 22 февраль көнендә архивланган.