Иппология
Внешний вид
Иппология | |
Өйрәнелгән тармак | ат |
---|---|
Иппология Викиҗыентыкта |
Иппология (гр. hippos ат + logos сүз, тәгълимат, өйрәтү) — атлар турындагы фән. Элегрәк (XX гасырның 30 нчы елларына кадәр) ветеринария кавалерия һәм артиллерия уку йортларында укытылган уку дисциплинасы.
Иппологиягә керәләр: атларның килеп чыгуы һәм эволюциясе, анатомиясе һәм физиологиясе; атларны ашату, асрау һәм файдалану; экстерьер һәм токымнары, үрчетү ысуллары һәм биологиясе. Иппология Борынгы Грециядә килеп чыккан. XIX гасыр ахырына кадәр иппология ветеринария белән тыгыз бәйләнештә үскән, чөнки ат ветеринария белемнәрен практикада куллануда төп объект булган. Русиядә иппология буенча зур кулланмалар авторлары: И.И.Равич, П. Боков, П.Г.Алтухов, П.М.Медвецкий һ.б.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.