Эчтәлеккә күчү

Мәхмәт Гүрмәз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмәт Гүрмәз latin yazuında])
Мәхмәт Гүрмәз
Дин эшләре идарәсе башлыгы
Вазыйфада
2010 ел – 2017 ел
Аңа кадәр Али Бардакоглу
Дәвамчысы Али Эрбаш
Туган 1 гыйнвар 1959(1959-01-01) (65 яшь)
Төркия, Газиантеп иле[d], Низип
Белем Әнкара университеты

Мәхмәт Гүрмәз (төр. Mehmet Görmez, 1959 елның 1 гыйнвары, Төркия, Газиантеп иле, Низип) ― Ислам теологы, Ислам белеме буенча фәлсәфә докторы (1995), профессор (2006), Төркиядәге Ислам гыйльми академиясе директоры (2017 елдан), Төркиянең Диният эшләре башлыгы (2010―2017). Татар дин белгече Муса Бигиев (1873―1949) әсәрләрен өйрәнеп, фәнни хезмәтләр язган[1].

1959 елның 1 гыйнварында Низип шәһәрендә туган. Әнисе ягыннан әбисе төрек кызы, әтисе ягыннан әбисе көрд кызы булган[2]. Башлангыч белемне Низипта, урта белемне Газиантепта Имам Хатыйп урта мәктәбендә алган.

1987 елда Әнкара университетының илаһият факультетында Ислам фәнен өйрәнүне тәмамлаган һәм әлеге факультетта бакалавр дәрәҗәсен алган. 1988―1989 елларда, Төркия милли мәгариф министрлыгы стипендиясенә, Каһирәдә университетта[d] укыган. 1990 елдан «Сөннәт һәм хәдисләрне аңлау һәм интерпретацияләү методологиясе проблемасы» темасы өстендә эшләп, 1995 елда Әнкарада университетта[d] Ислам белеме буенча фәлсәфә докторы[d] дәрәҗәсен алган. 1995―1997 елларда Казакъстандагы халыкара Әхмәт Ясәви исемендәге университетта[d] илаһият факультетында ассистент булган. 1997―1998 елларда Бөекбританиядә яшәгән. 1999 елдан доцент. 2001 елдан 2003 елга кадәр Әнкарадагы Хаҗеттепе университетының педагогика факультетында дәресләр биргән. 2006 елдан профессор[1].

2010―2017 елларда Төркиянең Диният эшләре идарәсе[d] (Диянәт) башлыгы [3]. 2017 елда пенсиягә киткәч, Ислам гыйльми академиясен нигезләгән.

Бөек татар дин белгече-философ Муса Җаруллаһ хәзрәт Биги (Муса Бигиев, 1873―1949) әсәрләрен өйрәнеп, фәнни хезмәтләр язган[4].

Басылган хезмәтләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Sünnet ve Hadisin Aktüel Değeri, Kitâbiyât Yayınları, Ankara 2006.
  • Gazzâli'de Sünnet Hadis ve Yorum, Kitâbiyât Yayınları, Ankara 2006.
  • Sünnet ve Hadisin Anlaşılması ve Yorumlanmasında Metodoloji Sorunu, Türkiye Diyanet Vakfı Yayınları, Ankara I. Baskı 1997, II. Baskı 2000.
  • Musa Carullah Bigiyef, Türkiye Diyanet Vakfı Yayınları, Ankara 1994.
  • İslâm Dininin Temel Kaynakları -Sünnet/Hadis-, Anadolu Üniversitesi Açıköğretim Fakültesi, İlâhiyat Önlisans Ders Kitabı, Anadolu Üniversitesi Yayınları, Eskişehir, 1999.

Чит телдә басылган китабы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Musa Carullah Bigiyef (бу әсәр рус теленә тәрҗемә ителеп, 2003 елда басылып чыккан).

Өйләнгән, өч баласы бар. Гарәп һәм инглиз телләрен белә[5].

  1. 1,0 1,1 Prof. Dr. Mehmet Görmez. Diyanet İşleri Baskanligi
  2. MEHMET GÖRMEZ - Faruk Bildirici.
  3. Prof. Mehmet Görmez New Head of Religious Affairs
  4. Мөфти Равил Гайнетдин: «Мирасыбызны кайтаруны дәвам итәчәкбез». «Безнең мирас». – 2024. – №9. – Б.45.
  5. Interview by Faruk Bildirici. Hürriyet. 2013-10-19 тикшерелгән.