Мөхәммәт мәчете
Мәчет | |
Ил | Әзербайҗан |
Өлкә | Бакы |
Дин | Ислам |
Бина төре | мәчет |
Халәте | гамәлдә |
Мөхәммәт мәчете Викиҗыентыкта |
Мөхәммәт мәчете (әзери. Məhəmməd məscidi), Сыныккала мәчете исеме дә бар (әзери. Sınıqqala məscidi — «Җимерелгән кала») — Әзербайҗанда Бакы каласының тарихи урыны Ичери-шәһәрдә урнашкан XI гасыр мәчете. Мәчетнең «Сыныккала» исеме адмирал Михаил Афанасьевич Матюшкин җитәкчелегендә 1723 елда, 15 корабтан торган, Россия эскадрилиясының Фарсы походыннан соң калган. Рус эскадрилиясы диңгез ягыннан килеп, калага бирелергә дигән ультиматум ясый. Ультиматум кире кагылгач рус корабльләре каланы бомбага тота. Бер снәрәт мәчет манарасын җимерә. Шул вакытта көчле җил чыгып, җилкәнле корабларны диңгезгә алып китә. Кала халкы бу күренешне илбасарларга Алла җәзасы дип кабул итә. Шул вакыйгадан бирле, XIX гасыр уртасына тиклем, каршылык символы буларак, мәчет манарасы төзәтелми. == Архитектурасы ==
Ишек янында гарәп телендә язма сакланган. Анда 471 һиҗри елда (1078/79) мәчетеАбу-Бекр улы Мөхәммәт төзегән, дип язылган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкорт Википедиясеннән күчермә.