Олы Чирмешән
Внешний вид
География | |
---|---|
АТБ | Самар өлкәсе, Татарстан, Сембер өлкәсе |
Ил | Россия |
ДДӨБ | 45 метр |
Координатлар | 54°10'10"тн, 49°32'44"кнч, 54°20'0"тн, 52°3'41"кнч, 54°10'10"тн, 49°32'44"кнч |
РДСР | 11010000412112100004728 |
Нинди сулыкка коя | Куйбышев сусаклагычы |
Бассейн мәйданы | 11 500 км² |
Озынлык | 336 километр |
Су чыгымы | 36,1 м³/с |
Llynnoedd | Куйбышев сусаклагычы |
Олы Чирмешән елгасы, Иделнең сул кушылдыгы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында, Келәүле район үзәге янында башлана, Сембер өлкәсендә Мәләкәс янында Куйбышев сусаклагычына коя. Озынлыгы 336 км (Татарстанда 160 км), бассейнының мәйданы 11 500 км². Татарстанда төп кушылдыклары: Олы Сөлчә, Кече Чирмешән. Максималь су чыгымы 1660 м³/с (1979). Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 600-800 мг/л. Су юлы бормалы, тугае киң. Татарстанның табигать истәлеге (1978).
Төп кушылдыклары: сулдан — Тархан, Кармалы, Зур Әврәле, Аксумла; уңнан — Шәрле, Олы Сөлчә, Тимерлек, Кече Чирмешән, Тия.
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|