Светлана Ишморатова
Светлана Ишморатова | |
---|---|
Туган | 20 апрель 1972 (52 яшь) Златоуст, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Урал дәүләт физик мәдәният университеты[d] |
Һөнәре | биатлонист, сәясәтче, чаңгы узышчысы, РФ Дәүләт думасы депутаты, полковник |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Хәрби дәрәҗә | подполковник[d] |
Светлана Ирек кызы Ишморатова (20 апрель 1972 ел) — биатлончы, Россиянең атказанган спорт мастеры. Россия Биатлончылар берлегенең идарә әгъзасы.
2016 елның 5 февраленнән Мәскәүнең ЦСКА футбол клубы җитәкчесе урынбасары. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең запастагы подполковнигы.
Милләте — татар-башкорт[1]. Әти-әнисе — Зинәйдә һәм Ирек Ишморатовлар — чыгышы белән Башкортостаннан. Атасы Ирек Мөсәлим улы Салават районы Саргамыш авылыннан, әнисе Зинаида Фәтхетдин кызы Архангель районының Югары Ләмәз авылыннан.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2006 елгы Кышкы олимпия уеннарында биатлон буенча ялгыз калдыру һәм эстафетада ике алтын медаль яулый. Солт-Лейк-Ситида үтә торган 2002-нче елгы Кышкы олимпия уеннарында бронза медалҗга лаек була.
Биш тапкыр дөнья чемпионкасы — (2001, 2003 һәм 2005) эстафетада, катнаш эстафетада (2005) һәм команда узышында (1998).Ике көмеш медаль иясе (масс-старт, 2003, эстафета, 2004), бер бронза медале бар (куышу узышы, 2003). Җәйге биатлонда икеләтә дөнья чемпионкасы (1999).
Биатлон буенча Дөнья кубогында иң яхшы нәтиҗә — 2000 һәм 2006 елларда 6 нчы урын.
1996 елда бер тапкыр чаңгы буенча Дөнья кубогы өчен ярышта катнаша.
2007 елның 2 декабрендә РФ бишенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана. Запастагы подполковник. 2016 елның февралендә Россия Оборона министры Сергей Шойгу карары белән ЦСКА футбол клубы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Почёт ордены (Россия) (2007) — Физик культураның һәм спортның үсешенә керткән зур өлеше, спорттагы югары казанышлары өчен[2]
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының медале (2003) — Физик культураның һәм спортның үсешенә керткән зур өлеше, 2002 елда Солт-Лейк-Ситидагы Олимпия уеннарында спорттагы югары казанышлары өчен .[3]
Аның турында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Упорство и любовь: биография биатлонистки Светланы Ишмуратовой. «Sportobzor.ru» сайты, 2015, 3 февраль[4].
- Абдуллина Л. Җилдәй генә җитезлегең. — «Яшьлек» гәзите, 2006, 7 март
Светлана Ишморатова әти-әнисе йортында.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Турин 2006: Светлана Ишмуратова «Мучаюсь от бессонницы» — biathlon.com.ua
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 22 февраля 2007 года № 204
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 5 мая 2003 года № 502(үле сылтама)
- ↑ «Sportobzor.ru» сайты, 2015, 3 февраль(үле сылтама)(рус.)(Тикшерелгән 8 ноябрь 2016)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Профиль IBU 2007 елның 6 февраль көнендә архивланган.(ингл.)
- Профиль FIS(үле сылтама)(ингл.)