Эчтәлеккә күчү

Түрәкол Айтматов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түрәкол Айтматов latin yazuında])
Түрәкол Айтматов
Туган телдә исем Түрәкол Айтмат улы Айтматов
Туган 1903(1903)
РИ, Төркистан генерал-губернаторлыгы[d], Сырдәрья өлкәсе, Әүлия-Ата өязе[d], Шәкәр
Үлгән 5 ноябрь 1938(1938-11-05)
СССР, Кыргыз ССР, Чуй өлкәсе , Ворошилов районы[d], Чон-Таш[d]
Күмү урыны Ата-Бейит
Милләт кыргыз
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР байрагы
ССБР байрагы СССР
Әлма-матер И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
Һөнәре совет-фирка эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Нәгыймә
Балалар Чыңгыз, Илгиз, Рево, Люция, Розетта

Түрәкол Айтматов, Түрәкол Айтмат улы Айтматов (кырг. Төрөкул Айтмат уулу Айтматов, 1903 ел, РИ, Төркистан крае, Сырдәрья өлкәсе, Шәкәр1938 елның 11 ноябре, СССР, Кыргыз ССР, Чуй өлкәсе, Ворошилов районы, Чон-Таш) ― совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе, Кыргызстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының 2нче сәркатибе (1933―1935), Кыргыз АССРның сәүдә халык комиссары (1929).

Хатыны Нәгыймә белән. 1926

1903 елда 5нче авылда (хәзерге Талас өлкәсенең Айтматов районы) кыргыз гаиләсендә туган. 1928 елда Әүлия-Атада реаль училищеда укыган. 1920―1921 елларда Кукурьев волость советы (Төркистан АССР) башкарма комитеты сәркатибе булып эшләгән. 1921 елда Ташкентта партия мәктәбенә укырга кергән, шул ук елны Мәскәүгә җибәрелгән, 1921―1925 елларда Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында укыган. 1925 елда РКП(б) сафларына кергән.

1925 елдан РСФСР составындагы Кыргыз автономияле өлкәсе[d] РКП(б) өлкә комитетының агитация-пропаганда бүлегендә эшләгән: инструктор, мөдир урынбасары, бүлек мөдире (1925 елның ноябреннән). 1926 елның маеннан — ВКП(б) кантон комитетының җаваплы сәркатибе: Каракул, 1927 елның мартыннан ― Җәлал-Абад (Кыргыз АССР). 1929 елда (ноябрьгә кадәр) — Кыргыз АССРның сәүдә халык комиссары.

1929 елның ноябреннән 1931 елның апреленә кадәр — Кыргыз АССР халык хуҗалыгының Үзәк советы рәисе, аннары (1933 елның сентябренә кадәр) — ВКП(б)ның Араван-бура район комитетының (Кыргыз АССР) җаваплы сәркатибе, 1нче сәркатибе. 1933 елның сентябреннән 1935 елга кадәр – ВКП(б) Кыргыз өлкә комитетының 2нче сәркатибе. 1935 елдан Мәскәүдә Кызыл профессура институтында[d] укыган.

1937 елның 15 сентябрендә Кыргыз ССР КП Үзәк комитеты бюросы «ВКП(б) Үзәк Комитетыннан Кызыл профессура институтында укудан милләтче Айтматовны аның партиялелеге турындагы мәсьәләне хәл итү өчен КПК Үзәк Комитеты карамагына җибәрүне сорарга» дигән карар чыгара; Мәскәүдә кулга алына һәм Фрунзега этап белән озатыла. 1938 елның 5 ноябрендә атып үтерелә.

1958 елда аклана[1].

1938 елның ноябрендә Чон-Ташта атып үтерелгән 19 милләттән 137 кыргызстанлының мәетен 1991 елда табалар һәм 1991 елның 30 августында дәүләт югарылыгында хөрмәт күрсәтеп Чон-Таш авылындагы «Ата-Бейит» репрессия корбаннары мемориаль комплексына күмәләр[2].

Чыңгыз Айтматов әтисенең каберен озак эзләгән һәм 1990-елларда гына таба алган; үзен әтисе янында күмәргә васыять иткән[3].

Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фоторәсемнәре.
Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе.1952 ел, Покровка.

Хатыны (1925 елның 3 сентябреннән) ― Нәгыймә Хәмзә кызы Габделвәлиева (1904―1971), татар.

Беренче улы Риза (Каракулда туган, сабый вакытында вафат).
Улы Чыңгыз Айтматов (1928―2008). Беренче хатыны табибә Керездән туган балалары: Сәнҗәр (1954), Әскәр (1959). Икенче хатыны Мәйрәмнән туган балалары Ширин (1977), Илдар (1979).
Улы Илгиз Айтматов (1931―2024). Хатыны Розалия Җанчораевадан туган балалары Җәмилә (1962), Әнвәр (1967), Җибәк (1982).
Игезәк балалары: улы Рево (1934, сабый вакытта Шәкәрдә вафат булган); кызы Люция (1934—1997) Кенжебәй Әхмәтовка кияүгә чыккан, балалары: Медет (1960), Солтан (1965), Әсән (1968).
Кызы Розетта (Роза, 1937) Эсенбәк Алымкуловка кияүгә чыккан, балалары: улы Үрмәт (1960), кызы Айгөл (1965).

  1. К 90-летию Чингиза Айтматова. Предсказание гадалки и история одной фотографии.
  2. Сто тридцать семь чон-ташских жертв НКВД. Open.kg (2019-09-04). 2020-04-27 тикшерелгән.
  3. Вершины добра и гуманизма Чингиза Айтматова. ДипКурьер : Информационный вестник Генерального консульства РФ в Оше. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2012-12-16 тикшерелгән.