Протистлар
Протистлар | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Protista Haeckel, 1866; Protista Whittaker, 1969 |
Әйтелеш | |
Таксономик ранг | патшалык |
Югарырак таксон | эукариотлар |
Коллаж | |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Энциклопедический словарь Гранат[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] |
Кайда өйрәнелә | протистология[d] |
Проти́стлар (бор. грек. πρώτιστος «иң беренче, беренчел»), беркүзәнәклеләр — иң түбән төзелешлеләргә тәне бер генә эукариотлар күзәнәктән торган мөстәкыйль тереклек итәргә сәләтле бербөтен организмнар кергән патшалык. Иң түбән төзелешлеләрнең 40 меңнән артык төре исәпләнә.
Протистлар төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иң түбән төзелешле организмнар төзелешләре ягыннан, гомумән, төше тышча белән әйләндереп алынган эукариотик күзәнәк төзелешенә туры килә.
Беркүзәнәклеләрнең күзәнәгендә төп компонентлар — төш һәм цитоплазма. Күп күзәнәкле организмнар күзәнәгеннән аермалы буларак, беркүзәнәклеләрнең билгеле бер функцияне үти торган органоидлары бар. Болар — хәрәкәт органоидлары, алар вакытлы һәм даими дә булырга мөмкин. Саркодлыларда, хәрәкәтләнү һәм азыкны эләктерү өчен, кирәк вакытта ялган аяклар — псевдоподияләр ясала. Алар цитоплазма үсентеләре булып тора. Камчылыларның — бер яки берничә камчысы, ә инфузорияләрнең күп санлы керфекчекләре була. Төче сулыкларда ирекле йөзеп йөрүче иң түбән төзелешлеләр еш кына тоз микъдары аз булган тирәлектә тереклек итәләр, шуңа күрә аларның организмына осмос аркасында һәрвакыт су керә. Су һәм шулай ук матдәләр алмашы продуктларын организмнан чыгару өчен, аларда кыскару вакуольләре була.
Тынычсызлануны тәэмин итүче махсус органоидлар бар. Мәсәлән, цитоплазмадагы пластидлар исәбенә фотосинтезга сәләтле камчылылар уңай фототаксиска ия, ягъни яктылык тәэсирендә юнәлешле күчә алалар. Бу сәләт яктылыкны сизүче күзчек эшчәнлеге белән аңлатыла. Эвгленалар һәрвакыт сулыкның фотосинтез өчен уңайлырак булган яктырак өлешенә йөзәләр.
Даими тән формасы булмаган иң түбән төзелешлеләр (саркодлылар) азыкны бөтен өслеге белән эләктерергә сәләтле, һәм аларда фаго- яки пиноцитоз процесслары псевдоподияләр ясалу белән башкарыла. Тән формасы даими булган иң түбән төзелешлеләрнең даими ашкайнату органоидлары бар: болар — күзәнәк бүрәнкәсе, күзәнәк авызы, йоткылык, шулай ук кайнатылмаган калдыкларны чыгару органоиды — порошица. Беркүзәнәклеләр башка иң түбән төзелешлеләр, бактерияләр, суүсемнәр белән тукланырга мөмкин. Башка хайваннар яки үсемлекләр тәнендә яшәп, алар исәбенә тукланучы күпләгән паразит формалары билгеле.
Күп кенә иң түбән төзелешлеләрнең мөһим биологик үзенчәлеге — цисталашу. Уңайсыз шартларда иң түбән төзелешлеләр циста барлыкка китерә: кирәкле органоидларын саклаган хәлдә аз гына күләмдә цитоплазма белән төш күп катлы калын капсула белән каплана һәм актив халәттән тынлык халәтенә күчә. Цисталарда матдәләр алмашы процесслары бөтенләй туктала; алар шул хәлдә тереклек сәләтен дистәләгән еллар һәм хәтта йөз еллар саклый ала. Уңайлы шартларга эләгү белән, цисталар «ачыла» һәм алардан актив, хәрәкәтчән затлар рәвешендәге иң түбән төзелешлеләр чыга.
Түбән төзелешлеләрнең төп үрчү формасы — күзәнәкләр бүленү ярдәмендә җенси булмаган юл белән үрчү. Шулай да җенси процесс та еш очрый. Кагыйдә буларак, уңайлы шартларда бер күзәнәкле хайваннар — җенси булмаган юл белән, ә яшәү шартлары уңайсыз булганда, җенси юл белән үрчиләр.
Иң түбән төзелешлеләрнең яшәү тирәлеге гадәттән тыш күптөрле. Аларның күбесе диңгезләрдә яши. Камчылылар һәм инфузорияләрнең күп санлы төрләре — диңгез планктоны, (грекча «планктос» — гизүче) компонентлары: болар — су тирәнлекләрендә яшәүче вак организмнар. Күп кенә иң түбән төзелешлеләр сулык төбендә тереклек итә. Туфракта таралган кайбер беркүзәнәклеләр туфрак ясалуда катнаша. Ниһаять, иң түбән төзелешлеләрнең барлык класслары арасында паразитлык итү киң таралган. Төрле төрләре (мәсәлән, дизентерия амебасы) кешедә һәм хайваннарда җитди авырулар китереп чыгара; кайберләре — үсемлек паразитлары.
Классификация
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге систематикада төрле вәкилләре арасындагы ырудашлыкка, аларның эчке төзелешендәге үзенчәлекләргә һәм тереклек итү рәвешенә нигезләнеп, иң түбән төзелешлеләрне мөстәкыйль типларга: саркодлы-камчылыларга, споровикларга, керфеклеләр, яки инфузорияләргә бүләләр.
Саркодлы-камчылылар тибы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Саркодлы-камчылылар тибына борынгырак иң түбән төзелешлеләр керә, моны аларның чагыштырмача гади төзелеше күрсәтеп тора. Күзәнәкнең аксым җепселләрдән һәм микрокөпшәләрдән торган зәгыйфь үскән эчке скелеты тән формасының даимилеген тәэмин итми яки яшәү циклының кайбер этапларында гына формасын сакларга мөмкинлек бирә. Махсус органоидлар, мәсәлән, башка бер күзәнәкле хайваннарга хас күзәнәк бүрәнкәсе, күзәнәк авызы булмый.
Саркодлы-камчылылар тибында ирекле яшәүчеләре дә, паразит организмнар да бар. Алар ике классны: Саркодлылар (грекча «саркос» — ит) һәм Камчылыларны тәшкил итәләр.
Кулланылган чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — 7-нче басма. — М: Дрофа, 2003. — ISBN 5-7107-8300-5.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|